«Лот» кибетендә семинар-уку оештырдылар

2024 елның 15 августы, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы консультанты «Лот» мебель салонында хезмәткәрләр өчен кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату буенча укыту семинары һәм кулланучылар өчен консультация өстәле оештырды. Оешма озак вакыт җиһазлар сату белән шөгыльләнә. Товарның ассортименты бик зур, теләсә нинди зәвыкка туры килә торганын табарга мөмкин. Мебель сайлауга сатып алучылар аеруча игътибар белән карый,өстәвенә мебельне еш сатып алмыйлар — ун елга бер, хәтта аннан да күбрәк вакытка. Кулланучы сатып алган мебель идеаль интерьер тудырсын, гармонияле рәвештә туры килсен, уңайлы булсын һәм озак еллар хезмәт итсен өчен, сатучылар билгеле бер белемнәргә ия булырга тиеш. Чара барышында салон хезмәткәрләре белән товарларны дөрес сайлап алу мөмкинлеген тәэмин итә торган мәгълүмат бирү тәртибен карадылар, товарда җитешсезлекләр табылганда кулланучыларның хокукларын, товарны алмаштыру яки тиешле сыйфаттагы товар өчен акча кайтару срокларын, шулай ук кулланучының тиешле сыйфаттагы товарны алмаштыру хокукын аңлаттылар. Моннан тыш, сатучының алдан түләнгән товарны кулланучыга тапшыру срогын бозу нәтиҗәләрен аңлаттылар. Консультация өстәле вакытында кулланучыларга ваклап сату-алу килешүе буенча җиһаз сатып алу үзенчәлекләрен аңлаттылар, сорауларга җавап бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International