Күпфункцияле үзәктә чираттагы кизү тору уздырдылар

2024 елның 16 августы, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгече Наталья Платонова һәм Лениногорск муниципаль районының икътисад бүлеге белгече Гүзәл Хәйруллина Лениногорск шәһәренең күпфункцияле үзәгендә чираттагы кизү торуны оештырдылар. Чара барышында гражданнарга кулланучылар законнарының нигезләре, товарлар һәм хезмәтләр сатып алганда барлыкка килә торган конкрет тормыш ситуацияләрендә үз-үзеңне дөрес тоту мисаллары, дәгъва бирү тәртибе һәм аларны карау сроклары аңлатылды. Белгечләр кулланучыларга финанс хезмәтләре базары турында аңлатуга аерым игътибар бирделәр. Белгечләр интернет-кибетләр аша товарларга түләү буенча операцияләр башкарганда кәрәзле телефоннарда кушымтаны куркынычсыз куллану турында аңлаттылар. Банк карталарыннан акча урлау буенча мошенниклар гамәлләреннән үзеңне ничек сакларга, финанс пирамидасы челтәренә ничек эләкмәскә икәнен аңлаттылар. Белгечләргә мөрәҗәгать иткән һәр кешегә кулланучылар хокукларын яклау буенча әлеге һәм башка актуаль мәгълүмат белән буклетлар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International