Чараның максаты - кулланучылар хокуклары өлкәсендә белемнәр җиткерү

2024 елның 16 августы, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Ирина Галимова Теләче районы КФҮ ДБУ филиалындагы консультация пунктында гражданнарны кабул итте. Кабул итү барышында «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының төп нигезләмәләре һәм сәүдә кагыйдәләре аңлатылды. Чараны уздыруның төп максаты - кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә хокукый мәгълүмат җиткерү һәм кулланучыларның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча мәгълүматлылык дәрәҗәсен арттыру. Чара барышында Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә буклетлар һәм кулланучыга файдалы мәгълүмат белән «Вестник потребителя Татарстана» газетасы таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International