Алексеевсктагы күпфункцияле үхәктә кизү тордылар

2024 елның 19 августы, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы һәм Роспотребнадзор идарәсенең Татарстан Республикасы буенча Алексеевск бүлеге белгечләре Алексеевск шәһәр тибындагы бистәдәге КФҮ филиалында кизү тордылар. Кизү тору барышында кимчелекле товар сатып алган очракта кулланучылар хокуклары, тиешле сыйфатлы товар алмашу, эшләрне башкару (хезмәтләр күрсәтү) срокларын бозган очракта эш итү тәртибе һәм башкалар турында фикер алыштылар. Консультация сорап мөрәҗәгать иткән гражданнарга кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарның төп нигезләмәләре җиткерелде, һәр конкрет ситуациядә телдән хокукый ярдәм күрсәтелде, аларның хокуклары һәм Россия Федерациясе законнары нигезендә әлеге хокукларны гамәлгә ашыру тәртибе аңлатылды. Чара барышында Кулланучылар хокукларын яклау турында күрсәтмә материаллар – буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International