Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча ЭЭБ һәм ПК бүлеге хезмәткәрләре торак йорттан законсыз рәвештә спиртлы продукция сату фактын ачыклады. Тартып алынган спиртлы продукциянең гомуми күләме 2 шешә (5,3 литр) тәшкил итте. Шуның белән гражданин РФ КоАП 14.17.1 маддәсенең 1 өлешендә (физик зат тарафыннан алкогольле һәм спиртлы азык-төлек продукциясен законсыз рәвештә ваклап сату) һәм РФ КоАП 15.12 маддәсенең 4 өлешендә (Россия Федерациясе законнарында каралган мәгълүматны маркировкаламыйча һәм (яки) салмыйча алкоголь продукциясе әйләнеше) административ җаваплылыкка тартылырга мөмкин. Әлеге материал Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органына килде. Административ хокук бозу һәм административ тикшерү уздыру турында эш кузгату турында карар чыгарылды.