Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәре Татарстан Республикасы Спас районы территориясендә эшчәнлек алып баручы хуҗалык субъектлары өчен даими нигездә чаралар үткәрә. Чираттагы очрашу «Зубр» ҖЧҖнең «Хлебный» кибетендә узды. Чара барышында, хокукый грамоталылык дәрәҗәсен арттыру максатларында, кибет җитәкчесенә һәм сатучыларына кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнарның төп нигезләмәләре, шул исәптән ваклап сату-алу шартнамәсе буенча товарларны сату кагыйдәләре, шулай ук алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнешен җайга сала торган закон нормалары җиткерелде. Кибет хезмәткәрләренә кулланучының товарлар турында кирәкле һәм дөрес мәгълүмат алу хокукы, шул исәптән бәяләрне дөрес рәсмиләштерү хокукы аңлатылды. Сатып алучыга товар турында тулы һәм дөрес мәгълүмат бирмәгән сатучы товарның кулланучыга тапшырылганнан соң андый мәгълүмат булмау сәбәпле килеп чыккан кимчелекләре өчен законнарда каралган җаваплылык тота. Сату кагыйдәләренең 5 пункты нигезендә, кулланучының дәгъвасы кергән очракта, сатучы аңа белдерелгән таләпләргә карата җавап җибәрергә тиеш. Моннан тыш, чара барышында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе компетенциясенә караган башка мәсьәләләрне дә карадылар. Чара ахырында кибет хезмәткәрләренә Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә төрле тематикалы белешмәләр тапшырылды.