Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы контроль-инспекция бүлеге хезмәткәрләре халыкны Азнакай районы КФҮ ДБУ филиалындагы консультация пунктында кабул итте. Чара барышында гражданнарга кулланучылар законнары нигезләре аңлатылды:
- дәгъва бирү тәртибе һәм аларны карау сроклары,
- сыйфатсыз товар өчен акчаны кире кайтару,
- эшләр башкару (хезмәтләр күрсәтү) сроклары бозылган очракта эш итү тәртибе һ. б.
Чара барышында әңгәмә дәвамында туган мәсьәләләр буенча консультацияләр бирелде. Чараны уздыруның төп максаты - кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә хокукый мәгълүмат җиткерү һәм халыкның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча мәгълүмат дәрәҗәсен күтәрү. Кабул итү барышында Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә актуаль темалар буенча буклетлар таратылды.