Халыкның хокукый грамоталылыгын арттыру һәм кулланучылар базарында хокук бозуларны кисәтү максатларында, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече Әлки районы КФҮ ДБУ филиалында консультация өстәле оештырды. Чара барышында кулланучылар законнары нигезләре, шул исәптән дәгъва бирү тәртибе һәм аларны карау сроклары аңлатылды. Гражданнарга дәгъваны мөстәкыйль рәвештә ничек дөрес итеп төзергә икәнен аңлаттылар, ә кыенлыклар туса, дәгъва һәм дәгъва гаризасы проектын төзүдә ярдәм итәчәк белгечләргә мөрәҗәгать итәргә киңәш ителде. Моннан тыш, килүченең үтенече буенча башкарылган эшнең (күрсәтелгән хезмәтнең) кимчелекләре ачыкланганда кулланучыларның хокуклары аңлатылды. Катнашучыларга Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе территориаль органнарының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлекләренең адреслары һәм телефоннары белән актуаль темалар буенча Кулланучылар хокукларын яклау турындагы гамәлдәге законнарга аңлатмалар бирелгән буклетлар рәвешендәге мәгълүмати белешмәләр тапшырылды.