Энергияле, кызыксынучан яшүсмерләр барысын да белергә тели

2024 елның 21 августы, чәршәмбе

Кулланучы хокукларын яклау өчен, аларны белергә кирәк. Шуңа күрә кулланучылар грамоталылыгын арттыру максатында, Түбән Кама муниципаль районының «Энергия» Яшьләр (яшүсмерләр) клубында «Кулланучылар хокукларын өйрәнәбез» дигән мәгълүмат сәгате үткәрелде. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре яшүсмерләрне ясалма интеллект төшенчәсе белән җентекләп таныштырдылар һәм ясалма интеллект үз урынын тапкан көндәлек тормыш мисалларын карадылар. Белгечләр чарада катнашучыларга ясалма интеллектның уңай һәм тискәре яклары турында сөйләделәр, кулланучылар базары өлкәсендә төрле темаларга белешмәләр тараттылар. Катнашучылар арасында сораштыру үткәрелде:

- Россиядә «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Закон барлыгын беләсезме?

- Сезгә кулланучыларның нинди хокуклары билгеле?

- Сез үз хокукларыгызны аз гына бозсалар да якларсызмы?

- Сезнең Кулланучы хокукларыгыз бозылганда кая мөрәҗәгать итәргә икәнен беләсезме?

Соңыннан барлык җаваплар да бергәләп тикшерелде. Чара азагында территориаль орган хезмәткәрләре «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы белән таныштырдылар, чарада катнашучылар үз хокукларын ничек якларга, Закон статьяларын ничек дөрес кулланырга һәм кулланучылар хокукларын бозганда нинди оешмаларга мөрәҗәгать итәргә кирәклеген белделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International