«Биектау FM»да кулланучылар хокуклары турында сөйләделәр

2024 елның 23 августы, җомга

100.2 FM дулкынында Биектау районы халкы яңалыклар, төрле чаралардан һәм тантаналардан репортажлар һәм башка көндәлек яңалыклар блогы белән таныша ала. Шулай ук радио тыңлаучылар Татарстан Республикасы һәм район оешмалары һәм учреждениеләре җитәкчеләре белән атна саен интервьюлар, шулай ук төрле темаларга тематик тапшырулар тыңлый алалар.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече «Биектау FM» радиосында «Кулланучылар хокукларын яклау» темасына багышланган аудио репортажлар сериясен яздыруда катнашты:

- Кулланучы әлифбасы: медицина билгеләнешендәге әйберләрне алмаштыру һәм кире кайтару;

- Кулланучы әлифбасы: поездга билет өчен акчаны ничек кайтарырга;

- Кулланучы әлифбасы: мебельдә җитешсезлекләр табылганда нишләргә?;

- Кулланучы әлифбасы: кием тегү яки ремонтлау буенча сыйфатсыз хезмәт күрсәтү;

- Кулланучы әлифбасы: көнкүреш һәм компьютер техникасын ремонтлау буенча сервис үзәгенә мөрәҗәгать иткәндә кулланучыларга нәрсә белергә кирәк, дигән темаларга аңлатмалар бирелде.

«Биектау FM» җитәкчелегенә һәм хезмәткәрләренә кулланучылар базарында хокук бозуларны профилактикалау өлкәсендә нәтиҗәле хезмәттәшлек итүләре өчен рәхмәт белдерәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International