Нурлатта бал фестивале һәм мәгариф учреждениеләренең авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды

2024 елның 23 августы, җомга

Фестиваль районда умартачылыкны үстерү программасы кысаларында Нурлат умартачылары ассоциациясе тарафыннан үткәрелә. Ул дистәләгән бал яратучыларны һәм профессиональ җитештерүчеләрне җыйды. Иртәдән үк күргәзмә-сату башланды, анда фестивальнең теләсә кайсы кунагы умартачылык продукциясе белән таныша, яраткан сортларын татып карый һәм сатып ала алды. Күргәзмәгә килүчеләр арасында үзенең таныш умартачысын эзләүчеләр дә аз булмады.

Шулай ук мәгариф хезмәткәрләренең еллык август киңәшмәсе кысаларында авыл хуҗалыгы продукциясе ярминкәсе узды. Шәһәр һәм авыл мәктәпләре вәкилләре үзләре үстергән продукцияләрен саттылар. Ярминкә ассортиментында яшелчә, җиләк-җимеш, өй эшләнмәләре бар иде.

Шәһәр һәм район халкы, кунаклар кирәкле товарларны сатып алып кына калмады, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгеченнән кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультация дә алды.

Чара барышында кулланучылар мөнәсәбәтләре өлкәсендә актуаль темаларга мәгълүмати белешмәләр һәм буклетлар таратылды. Әлеге белешмәлекләрдәге мәгълүмат тар юнәлешле, бу кулланучыга Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә үзен кызыксындырган мәсьәлә буенча тиз арада  җавап алырга һәм аны нәтиҗәле хәл итәргә мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International