Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәрләре Нурлат районында кулланучылар һәм хуҗалык итүче субъектлар вәкилләре белән даими очрашулар үткәрә. Чаралар кысаларында Кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнар аңлатыла. Моннан тыш, район кибетләрендә азык-төлек товарларының бәяләре һәм ассортименты мониторинглары үткәрелә. Профилактика чарасы барышында «Камелия» кибете хезмәткәрләренә кулланучының товарларны дөрес сайлап алу мөмкинлеген тәэмин итә торган кирәкле һәм дөрес мәгълүматка хокукы, шул исәптән бәяләрне дөрес рәсмиләштерү хокукы аңлатылды. Сатып алучыга товар турында тулы һәм дөрес мәгълүмат бирмәгән сатучы товарның кулланучыга тапшырылганнан соң андый мәгълүмат булмау сәбәпле килеп чыккан кимчелекләре өчен законнарда каралган җаваплылык тота. Әгәр ул йөкләмәләрнең үтәлмәве яисә аларның тиешенчә үтәлмәве җиңеп булмаслык көч нәтиҗәсендә, шулай ук законда каралган башка нигезләр аркасында килеп чыкканлыгын исбатласа, сатучы йөкләмәләрне үтәмәгән яисә йөкләмәләрне тиешенчә үтәмәгән өчен җаваплылыктан азат ителә.
Моннан тыш, чара барышында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе компетенциясенә караган башка мәсьәләләрне дә карадылар.
Чара ахырында кибет хезмәткәрләренә Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә төрле тематикалы белешмәләр тапшырылды.