Хуҗалык итүче субъектлар вәкилләре өчен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча семинарлар уздырылды

2024 елның 26 августы, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре «Пятерочка» кибете хезмәткәрләре өчен кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә аларның грамоталылыгын арттыру максатында укыту семинары үткәрде.

Сатып алучыларга товарлар һәм сатучы турында нинди мәгълүмат бирелергә тиешлеге, сатыла торган товарларга бәяләр ничек рәсмиләштерелергә тиешлеге, товарларның билгеләнгән таләпләргә туры килүе нинди документлар белән раслануы, ышанычлы үлчәү җиһазлары булу кирәклеге турында сөйләштеләр.

Шулай ук сәүдә өлкәсендәге мәсьәләләр дә кузгатылды, атап әйткәндә: сыйфатсыз товарларны сату һәм төрле очракларда аларны хәл итү юллары. «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 07 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законы нигезләмәләре, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы карары белән расланган ваклап сату - алу шартнамәсе буенча товарларны сату кагыйдәләре нигезендә аңлатмалар бирелде.

Чара барышында мәгълүмати буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International