Баулы районында бизнес-интенсив узды

2024 елның 28 августы, чәршәмбе

Баулы муниципаль районы Башкарма комитеты бинасында район эшмәкәрләре өчен бизнес-интенсив узды. Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органының әйдәп баручы белгече Кадрия Галиева катнашты. Чара барышында түбәндәге темалар күтәрелде:

- «Бизнеста җинаять куркынычлары»; 

- «Эшмәкәрләр өчен перспективалар һәм маркетплейсларда эшләү нигезләре турында»;

- «Мошенниклар бизнесны ничек алдыйлар: 5 куркыныч схема».

Укудан соң эшмәкәрләр белән ачык диалог булды.  Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе белгече алкоголь, сыра һәм сыра эчемлекләрен сатканда законнардагы үзгәрешләр турында аңлатма бирде. Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә эшмәкәрләрнең сорауларына җавап бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International