Чистай территориаль органы районара ведомствоара комиссия утырышын уздырды

2024 елның 28 августы, чәршәмбе

Чистай территориаль органы 2024 елның 6 аендагы эш йомгаклары буенча алкоголь һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен ачыклау һәм булдырмау буенча районара ведомствоара комиссия утырышын уздырды. Чарада катнашучыларны Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов сәламләде.

Онлайн режимда узган чарада территориаль орган кураторы - Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең алкоголь продукциясе әйләнешен контрольдә тоту һәм кулланучылар базары торышын анализлау бүлеге башлыгы Ирина Камахина, Чистай территориаль органы башлыгы Александр Панов, Алексеевск, Әлки, Яңа Чишмә, Нурлат, Спас һәм Чистай районнары, «Алкоторг» ҖЧҖ һәм сыра кайнату заводлары вәкилләре катнашты. 

Александр Панов ведомство буйсынуындагы районнарның алкоголь базарындагы вәзгыятьне, шулай ук Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге вәзгыятьне бәян итте. Контрольдәге һәр район буенча уңай һәм тискәре моментларны җиткерде. Аннары чарада катнашучыларның һәр районнан һәм «Алкоторг» ҖЧҖ вәкиленнән докладлар тыңланды.

Аерым игътибар конкрет районнарда җирле алкоголь продукциясен ваклап сату базарларындагы хәлне бәяләүнең аерым күрсәткечләренең түбәнәю сәбәпләрен ачыклауга һәм аларны яхшырту мөмкинлекләре турында фикер алышуга бирелде.

Йомгаклау сүзендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе районнар алдына алкоголь базарындагы вәзгыятьне яхшыртуга юнәлдерелгән конкрет бурычлар куйды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International