Кулланучыларга хезмәт күрсәтүнең сыйфатын һәм культурасын арттыру максатларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре Татарстан Республикасы Лаеш районы сәүдә предприятиеләренә килүчеләр һәм хезмәткәрләр өчен семинарлар үткәрде.
Катнашучыларга Кулланучылар хокукларын яклау һәм сәүдә кагыйдәләрен үтәү өлкәсендә гамәлдәге законнарны үтәү мәсьәләләре буенча консультацияләр бирелде: «Кулланучылар хокукларын яклау турында»1992 елның 07 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре.
Кулланучыларның шикаятьләрен һәм мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе, сатучы, товарлар һәм хезмәтләр турында сатып алучылар өчен кирәкле мәгълүмат булу, түләнгән товар яисә күрсәтелгән хезмәт өчен товар чеклары бирү, бәяләмәләр һәм тәкъдимнәр китабын бирү турында таләпләр аңлатылды.
Товарда җитешсезлекләр табылганда кулланучылар белән конфликтлы вәзгыятьләрне карау мәсьәләләре кузгатылды, шулай ук сатучыларга эшләрендә кулланучылар проблемаларын ирекле хәл итү формуласын, ягъни судка кадәрге тәртиптә кулланырга киңәш ителде.
Мөрәҗәгать итүчеләргә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе территориаль органнарының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлекләре адреслары һәм телефоннары белән актуаль темалар буенча Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнарга аңлатмалар бирелгән брошюралар һәм буклетлар рәвешендәге мәгълүмати белешмәләр тәкъдим ителде.