Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Ләйсән Абдуллина Арча типографиясе бинасында кулланучылар өчен чара үткәрде. Биредә халыкка төрле хезмәтләр күрсәтелә, аерым алганда, чәчтарашханә, юридик, нотариаль, күзлек ясау буенча хезмәтләр һ.б. шулай ук сәүдә эшчәнлеге дә алып барыла.
Чарада катнашучыларга сатып алынган товарның яисә хезмәт күрсәтүнең җитешсезлеге ачыкланганда кулланучылар хокукларын яклау законнары белән бирелгән хокукларны гамәлгә ашыру механизмы аңлатылды. Шулай ук гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе китерелде, кире кайтарылырга яки алыштырылырга тиеш булмаган тиешле сыйфатлы азык-төлек булмаган товарлар исемлеге белән таныштырдылар.
Чара буклетлар һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасы тарату белән үрелеп барды.