Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре «Лента» гипермаркетында чаралар үткәрде.
Сатучыларга һәм сатып алучыларга кулланучылар хокукларын яклау һәм сәүдә кагыйдәләрен үтәү өлкәсендә гамәлдәге законнарны үтәү мәсьәләләре буенча консультацияләр бирелде: «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 07 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре, законнардагы үзгәрешләр, 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы ваклап сату-алу шартнамәсе буенча товарларны сату кагыйдәләре.
Катнашучыларга кулланучыларның шикаятьләрен һәм мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе, сатучы, товарлар һәм хезмәтләр турында сатып алучылар өчен кирәкле мәгълүмат булу, түләнгән товар яки күрсәтелгән хезмәт өчен товар чеклары бирү, бәяләмәләр һәм тәкъдимнәр китабын бирү турында таләпләр аңлатылды.
Товарда җитешсезлекләр табылганда кулланучылар белән конфликтлы вәзгыятьләрне карау мәсьәләләре кузгатылды, шулай ук сатучыларга эшләрендә кулланучылар проблемаларын ирекле хәл итү формуласын, ягъни судка кадәрге тәртиптә кулланырга киңәш ителде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе территориаль органнарының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлекләре адреслары һәм телефоннары белән Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнарга аңлатмалар бирелгән брошюралар һәм буклетлар рәвешендәге мәгълүмати белешмәләр тәкъдим ителде.