Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хәбәр иткәнчә, агымдагы елның 20 сентябрендә Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районында хуҗалык итүче субъектлар вәкилләре белән алкоголь һәм спиртлы продукцияне ваклап сату өлкәсендә региональ дәүләт контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашырганда хокук куллану һәм административ практика нәтиҗәләрен тикшерү буенча ачык чара узачак.
Чараның исеме: «Алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сату өлкәсендә хокук куллану һәм административ практика мәсьәләләре».
Чараны үткәрүче контроль-күзәтчелек органы исеме: Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы. Докладчы - Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы башлыгы Шипилов Вадим Николаевич.
Чараны үткәрү датасы һәм вакыты: 2024 елның 20 сентябре 10.00 сәгатьтә.
Чараны үткәрү урыны: администрациянең актлар залы (Аксубай ш.т. б., Ленин ур., 8 «Б»).
Чараның статусы: планлаштырылган.
Чараның кыскача тасвирламасы: 2023-2024 еллар йомгаклары буенча контроль-күзәтчелек эшчәнлеге, шул исәптән профилактика чаралары нәтиҗәләре турында; алкоголь базарына кагылышлы законнар һәм контроль-инспекция эшчәнлеге өлкәсендәге яңалыклар, бизнеска ярдәм чаралары турында.
Чара нәтиҗәләренең кыскача тасвирламасы: чара тәмамланганнан соң катнашучыларга кызыксындырган мәсьәләләр буенча тиешле консультацияләр һәм тәкъдимнәр биреләчәк; «Госуслуги» порталында яңа функционал белән танышу - профилактик визит һәм контроль (күзәтчелек) органнары консультацияләрен үткәрүгә онлайн-язылу турында мәгълүмат бирү.
Гавами чарада катнашу өчен теркәлергә һәм күрсәтелгән тематика буенча кызыксындырган сорауларны 2024 елның 19 сентябренә кадәр түбәндәге электрон адреска җибәрергә: Shipilov.Vadim@tatar.ru
Мәгълүматны 8(8555)36-63-85, 89179112277 телефоннары буенча тикшерергә мөмкин.