«Бердәм Россия» партиясенең Кукмара бүлекчәсендә семинар уздырдылар

2024 елның 5 сентябре, пәнҗешәмбе

Кулланучылар базарында кулланучылар грамоталылыгын арттыру максатыннан, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгече Кукмара муниципаль районының «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсендә Башкарма комитет белгечләре өчен семинар үткәрде.

Катнашучыларга «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 07 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законы нигезләмәләре һәм РФ Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы карары нигезендә аңлатмалар бирелде.

Чарада катнашучыларның барысына да «Вестник потребителя Татарстана» газетасы нөсхәләре, кулланучылар өчен белешмәләр тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International