Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге консультанты Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең Чистай шәһәр оешмасында кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату буенча лекция оештырды.
Чара барышында «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының кулланучыларның товар (эшләр, хезмәтләр) сыйфатына хокукы турында сөйләүче 4 маддәсе каралды.
Закон нигезендә, сатучы кулланучыга сыйфаты килешүгә туры килгән товарны тапшырырга тиеш. Шартнамәдә товарның сыйфаты турында шартлар булмаганда, сатучы куела торган таләпләргә туры килә торган һәм мондый төрдәге товар гадәттә кулланыла торган максатлар өчен яраклы товарны кулланучыга тапшырырга тиеш.
Товарны үрнәк һәм тасвирлама буенча сатканда, сатучы кулланучыга үрнәк яки тасвирламага туры килә торган товарны тапшырырга тиеш.
Әгәр законнарда яисә аларда билгеләнгән тәртиптә товарга карата мәҗбүри таләпләр каралган булса, сатучы әлеге таләпләргә туры килә торган товарны кулланучыга тапшырырга тиеш.
Әлеге тема буенча кулланучылар базарындагы территориаль орган тәҗрибәсендәге бәхәсле хәлләр каралды.