Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы башлыгы вазыйфаларын башкаручы һәм эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге консультанты Чистай Выселкасы авылы халкы белән очрашу үткәрделәр. Шунда ук Кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату максатында башкарма комитет белгечләре өчен семинар-уку оештырылды.
Авыл халкы белән аралашу барышында Кулланучылар хокукларын яклау турындагы закон нормаларын карадылар, кергән сорауларга җаваплар бирделәр. Катнашучыларның үтенече буенча техник яктан катлаулы товарларда җитешсезлекләр ачыкланган очракта кулланучыларның хокуклары, башкарылган эшнең (күрсәтелгән хезмәтнең) җитешсезлекләре ачыкланган очракта кулланучыларның хокуклары, шулай ук кулланучының шәхси инициативасы буенча эшләр башкару турындагы килешүне үтәүдән баш тарту хокукы аңлатылды.
Башкарма комитет белгечләре өчен семинар-укулар авыл җирлеге башлыгы катнашында узды. Иркен шартларда кулланучы белән сыйфатсыз товар сатып алган очракта исәп-хисап тәртибе, сыйфатсыз һәм сыйфатлы товарларны кире кайтару тәртибе турында фикер алыштылар, шул исәптән товарларны дистанцион ысул белән сатып алуга бәйле бәхәсле мәсьәләләрне дә карадылар.
Чаралар вакытында Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре белән беррәттән «Коррупциягә каршы көрәш турында» Федераль закон нормалары да каралды.