Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы һәм Роспотребнадзор идарәсе белгечләре Нурлат шәһәренең күпфункцияле үзәгендә Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча кулланучыларга консультацияләр үткәрделәр. Чараның максаты – кулланучыларга товарлар сатып алганда һәм хезмәтләр күрсәткәндә, шул исәптән финанс хезмәтләре алганда аларның хокукларын һәм бурычларын аңлатудан гыйбарәт. Чара барышында оешмалар компетенциясе чикләрендә куелган сорауларга җентекле җаваплар бирелде. КФҮгә килүчеләр үтенече буенча техник яктан катлаулы сыйфатсыз товарлар сатып алганда, шул исәптән товарны дистанцион рәвештә сатканда кулланучыларның хокукларын һәм бурычларын җентекләп тикшерделәр.
Чара барышында Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә төрле тематикалы белешмәләр һәм «Вестник потребителя Татарстана» газеталарының номерлары таратылды.