Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Ирина Галимова Теләче районының Үзәк мәктәбендә класс сәгате үткәрде. Укучыларга «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 07 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының гомуми нигезләмәләре, сыйфатсыз товарлар сатып алганда килеп туган конфликтлы ситуацияләрне хәл итү тәртибе, сыйфатсыз товарларга таләпләр кую сроклары, товарларны дистанцион сатып алу, интернеттан сатып алуларның уңай һәм тискәре яклары турында сөйләде.
Чараларны үткәргәндә катнашучыларга «Татарстан кулланучысы хәбәрләре» газетасы, шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе территориаль органнарының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлекләре адреслары һәм телефоннары белән товарлар һәм хезмәтләр турында төрле мәгълүматлы брошюралар һәм буклетлар таратылды.