Теләче районының Үзәк поселогы гражданнары белән очрашу узды

2024 елның 9 сентябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре Теләче муниципаль районының Үзәк авыл җирлегендә гражданнар белән очраштылар.

Халыкны нигездә кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарга кагылышлы сораулар борчыды. Мәсәлән:

 - әгәр кибеттә киштәдәге товарга бер төрле бәя күрсәтелгән булса, ә чекта бөтенләй икенче бәя белән исәплиләр икән, нишләргә? 

- интернет аша товарларга заказ биргәндә нәрсәләрне белергә кирәк?

- алдан түләнгән товарны китерү срокларын бозган очракта нишләргә һәм башка бик күп сораулар.

Катнашучылар үз сорауларына кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнар нигезендә җаваплар алдылар. 

Чара барышында «Вестник потребителя Татарстана» газетасы, товарлар һәм хезмәтләр турында төрле мәгълүматлы брошюралар һәм буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International