Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органының «Кайнар линия»сенә кулланучыдан түбәндәге эчтәлекле сорау керде:
- Ни өчен таксистлар бәяләрне күтәрә, аларның үз бәяләрен билгеләргә хокукы бармы?
Безнең белгеч аңлата:
- «Россия Федерациясендә җиңел таксида пассажирлар һәм багаж ташуны оештыру турында» 2022 елның 29 декабрендәге 580-ФЗ номерлы Федераль законның 24 маддәсе нигезендә, ташучылар тарафыннан таксида ташуга тәүлек вакытын, атна көннәрен, уңайлылык классын һәм ташуның башка үзенчәлекләрен исәпкә алган тарифлар эшләнә. Ягъни бәяләрне ташучы билгели. Ташучы җиңел такси йөртүгә тарифлар турындагы белешмәләрне аларны куллану башланырга өч эш көненнән дә соңга калмыйча Интернет мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендәге үз сайтында, ә мондый Сайт булмаган очракта - җиңел таксига заказ бирү хезмәте сайтында урнаштырырга тиеш.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 2024 елның 1 сентябреннән законнарга такси хезмәте күрсәтүгә кагылышлы яңа үзгәрешләр (2023 елның 24 июнендәге 278-ФЗ номерлы Федераль закон) үз көченә керде. Хәзер җиңел такси өчен ташучының гражданлык җаваплылыгын мәҗбүри иминиятләштерү кертелә (алга таба - ОСГОП). Максат - пассажирлар йөрткәндә пассажирлар гомеренә, сәламәтлегенә, мөлкәтенә китерелгән зыянны каплауны тәэмин итү. 2024 елның 1 сентябренә кадәр җиңел таксида пассажирлар һәм багаж ташу буенча эшчәнлек әлеге закон тәэсире астына эләкмәгән. Бу такси ташучының гражданлык җаваплылыгын мәҗбүри иминиятләштерү шартнамәсе (ОСАГО) кысаларында гына җавап тотуын аңлата, ә кеше ташучы гаебе белән юл-транспорт һәлакәтендә һәлак булган очракта максималь компенсация 500 мең сум тәшкил иткән.
Шул рәвешле, яңа кагыйдәләр нигезендә, 2024 елның 1 сентябреннән ОСГОП килешүе региональ җиңел таксилар реестрына кертелгән һәр автомобильгә төзелергә тиеш. Аны рәсмиләштерүгә ике ай вакыт бирелә. Соңгы срок - 2024 елның 31 октябренә кадәр.
Документ булмаса, билгеләнгән вакыттан соң йөртүчене ташучылар реестрыннан төшереп калдырырга мөмкиннәр. Полис булу-булмавын ЮХИДИ һәм башка контроль хезмәтләре мәгълүмат системасын кулланып контрольдә тотачак.