Биектау муниципаль районында кулланучылар хокукларын яклау буенча чаралар уздырылды

2024 елның 12 сентябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районына барды. 

Анда хуҗалык итүче субъектлар һәм кулланучылар белән хезмәт күрсәтүнең сыйфатын күтәрүгә, хокукый грамоталылык дәрәҗәсен арттыруга һәм халыкка кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре турында мәгълүмат бирүгә юнәлдерелгән чаралар комплексы үткәрелде.

Катнашучылар «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 07 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре, законнардагы үзгәрешләр, 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы ваклап сату-алу шартнамәсе буенча товарлар сату кагыйдәләре белән таныштылар.

Кулланучыларның шикаятьләрен һәм мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе, сатып алучылар өчен сатучы, товарлар һәм хезмәтләр турында кирәкле мәгълүмат булу, түләнгән товар яки күрсәтелгән хезмәт өчен товар чеклары бирү турындагы таләпләр аңлатылды.  

Мөрәҗәгать итүчеләргә брошюралар һәм буклетлар рәвешендә Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнарга актуаль темалар буенча аңлатмалар бирелгән мәгълүмати белешмәләр тәкъдим ителде. Аларда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе территориаль органнарының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлекләре адреслары һәм телефоннары турында да мәгълүмат бар.

Социаль әһәмиятле товарларга мониторинг үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International