2024 елның 11 сентябрендә Балтач муниципаль районының Балтач шәһәр җирлегендә чираттагы тапкыр гражданнарны кабул итү булды. Чараны Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы вазыйфаларын башкаручы Ләйсән Абдуллина һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәүче белгеч-эксперты Гөлназ Шакирова үткәрде.
Кабул итүгә килүчеләрне сатып алынган товарларның сыйфаты, товарларны гарантия срогы вакытында да, гарантия срогы беткәч тә кайтару сроклары, кире кайтарылырга яки алыштырылырга тиеш булмаган тиешле сыйфатлы товарлар турында сораулар кызыксындырды. Бирелгән барлык сорауларга Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе компетенциясе чикләрендә аңлатмалар бирелде.
Гражданнарны кабул иткәннән соң җирлек белгечләре өчен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча укулар үткәрелде. Катнашучылар бу мәсьәлә белән кызыксыналар. Чөнки алар халык белән тыгыз элемтәдә һәм аларга төрле сораулар белән мөрәҗәгать итәләр. Закон нигезләмәләрен аңлату барышында алар үзләрен кызыксындырган сорауларын да бирделәр. Мисаллар рәвешендә конфликтлы ситуацияләр тикшерелде.
Чарада катнашучыларның һәрберсенә, кулланучылар грамоталылыгын арттыру өчен, бүлек реквизитлары белән «Кулланучылар өчен белешмәләр» буклетлары һәм «Татарстан кулланучысы хәбәрләре» газетасы таратылды.