Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы, кулланучыларның якланмаган категориясе булган өлкән яшьтәге гражданнарны алдау практикасының таралуын кисәтү максатыннан, өлкән яшьтәге кешеләр белән даими рәвештә очрашулар үткәрә. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Саба муниципаль районының «Балкыш» үзәгендә ял итүчеләр һәм дәваланучылар өчен чара үткәрде.
Очрашуда катнашучыларга Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге федераль законнарның төп нигезләмәләре, зыян күрүчеләргә зыянны каплау кагыйдәләре, гражданның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен бозган очракта эш итү алгоритмы аңлатылды, шулай ук бәхәсле ситуацияләрдә ничек эш итәргә һәм үзеңне мошенниклардан ничек саклау турында мәгълүмат җиткерелде. Сыйфатсыз азык-төлек һәм азык-төлек булмаган, шул исәптән дистанцион ысул белән сатып алынган товарларны сатып алу, көнкүреш хезмәтләре, финанс хезмәтләре күрсәтү мәсьәләләре буенча тәкъдимнәр бирелде.