Укучыларның хокукый грамоталылыгын арттырабыз

2024 елның 13 сентябре, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Ләйсән Абдуллина һәм контроль–инспекция бүлеге белгече Илшат Бәдретдинов мәктәп укучылары арасында хокукый культураны һәм грамоталылыкны арттыру, актив гражданлык тормыш позициясен формалаштыру, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсенә игътибарны җәлеп итү максатында Кукмара районындагы Ваһапов исемендәге мәктәп китапханәсендә сыйныфтан тыш дәрес үткәрделәр. 

Чара барышында укучылар кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча кыскача курс тыңладылар. Конкрет мисалларда «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының төп нигезләмәләре аңлатылды. Балалар мәгълүматны кызыксынып кабул иттеләр, һәм дәрес азагында кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә үзләрен кызыксындырган сораулар күтәрелде. Суд практикасыннан мөрәҗәгатьләрнең аерым моментларын тикшерделәр. Чара актив әңгәмә формасында узды.

Укучыларга һәм укытучыларга өстәмә рәвештә кулланучылар хокукларын яклау буенча үткәрелә торган Олимпиада турында мәгълүмат җиткерелде.

Белемнәрен тирәнәйтү өчен, дәрес азагында укучыларга кулланучылар өчен белешмәләр, бүлек реквизитлары белән визиткалар һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасы таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International