Тартып алынган алкоголь продукциясенең гомуми күләме 170 шешә тәшкил итә

2024 елның 13 сентябре, җомга

Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча ЭЭБ һәм ПК бүлеге хезмәткәрләре «Б» кибетендә шәхси эшмәкәр тарафыннан алкоголь продукциясен сату фактын ачыкладылар. Тартып алынган алкоголь продукциясенең гомуми күләме 170 шешә (142,4 литр) тәшкил итә.

Шул рәвешле, шәхси эшмәкәр РФ КоАП 14.16 маддәсенең 2 өлешендә, 14.19 маддәсендә каралган административ хокук бозу кылган:

- этил спирты (ваклап сатудан тыш), алкогольле һәм спиртлы продукциянең аларны җитештерүнең һәм әйләнешенең легальлеген раслый торган озата баручы документларсыз әйләнеше;

- этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү һәм аларның әйләнеше өлкәсендә дәүләт исәбен бозу.

Материал Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органына тапшырылды. Планнан тыш документар тикшерү үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International