Күпфункцияле үзәккә килүчеләр белән очрашу булды

2024 елның 13 сентябре, җомга

Кулланучылар белән чираттагы очрашу агымдагы елның 12 сентябрендә Балтач муниципаль районының КФҮ ДБУ филиалында узды. Гражданнарны Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Гөлназ Шакирова кабул итте. Кабул итү барышында Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге төп хокуклар, әгәр аларга сыйфатсыз товар сатылса, нишләргә кирәклеге аңлатылды. Практикадан мисаллар китерелде.  Чара кулланучылар өчен төрле мәгълүматлы буклетлар һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасы тарату белән үрелеп барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International