Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы белгечләре ведомство буйсынуындагы районнарның хуҗалык итүче субъектлары белән даими очрашып торалар.
Бу атнада Татарстан Республикасының Мамадыш муниципаль районында профилактик чаралар уздырылды.
«Находка» азык-төлек кибетләрендә («Табыш» ҖЧҖ) һәм «Свежий Хлеб» кибетендә (ШЭ Сафина Г.Р.) белгечләр кибет җитәкчелеге һәм хезмәткәрләре белән аралашты.
Әңгәмә барышында белгечләр «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 07 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының төп маддәләрен, шулай ук РФ Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы Карарын аңлаттылар.
Белгечләр кулланучылар базары өлкәсендәге барлык сорауларга җавап бирделәр, сатып алучыларга хезмәт күрсәткәндә конфликтларны булдырмау буенча киңәшләр бирделәр, сыйфатсыз товарлар сатып алганда сатып алучыларның таләпләрен канәгатьләндерү тәртибен аңлаттылар.
Сәүдә объектлары җитәкчеләренә Яр Чаллы территориаль органының «Кайнар линия» телефоны эше турында мәгълүмат бирелде: (88552) 71-43-03. Мәгълүмати белешмәләр һәм буклетлар тараттылар.