«Нур» кибетендә семинар үткәрелде

2024 елның 13 сентябре, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре Балтач бистәсендә урнашкан шәхси эшмәкәр Гыйльмуллина Н.З. «Нур» кибете сатучылары өчен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча укыту семинары үткәрделәр.

Тыңлаучыларга «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы нормалары һәм сәүдә кагыйдәләре, бәяләрне рәсмиләштерү кагыйдәләре, «Кулланучы почмагы»нда кирәкле документлар булу турында мәгълүмат җиткерелде. Шулай ук сәүдә челтәренә китерелә торган азык-төлек товарларының сыйфаты, товарларның социаль әһәмиятле төркемнәренә бәяләр һәм тәкъдим ителә торган өстәмә бәяләр мәсьәләләре каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International