Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре үз эшчәнлекләрендә кулланучылар грамоталылыгын арттыруга юнәлдерелгән профилактик чараларга зур игътибар бирәләр. Моның өчен уку йортларында лекцияләр үткәрелә. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Алсу Хөснетдинова Яшел Үзәннең 16 нчы мәктәбенең 8-9 сыйныф укучылары өчен кулланучылар грамоталылыгы буенча дәрес үткәрде.
Сыйныфтан тыш дәрес «Сыйфатсыз товарны алмаштыру» темасына багышланган иде, аның барышында укучыларга «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы закон статьялары, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең кулланучылар базарындагы роле турында сөйләделәр. Кимчелекләре булган товарлар сатып алган очракта кулланучылар хокуклары, кулланучы белән эш һәм хезмәт күрсәтүләрне башкаручының үзара мөнәсәбәтләрен җайга салуда шартнамәнең роле кебек мәсьәләләргә зур игътибар бирелде.
Шулай ук укучыларга кулланучылар хокукларын яклау буенча Олимпиадада катнашу мөмкинлеге турында искә төшерделәр.
Үз-үзләрен үстерү өчен укучыларга кулланучылар хокукларын яклау турында төрле тематикалы белешмәләр таратылды.