Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәре Спас районының Болгар шәһәрендә урнашкан кибеттә сатучылар өчен семинар үткәрде. Әлеге сәүдә объекты азык-төлек товарларын, шул исәптән алкоголь продукциясен сата.
Очрашу әңгәмә формасында узды, анда конфликтлы ситуацияләрне караганда кулланучылар тарафыннан дәгъва белдерү ысуллары һәм тәртибенә, якларның хокуклары һәм бурычларына кагылышлы мәсьәләләр актив тикшерелде. Сатучыларга сатыла торган товарларга бәяләрне рәсмиләштерү һәм урнаштыру кагыйдәләре, сатучы, товарлар турында аларны дөрес сайлап алу мөмкинлеген тәэмин итә торган мәҗбүри һәм дөрес мәгълүмат булу турында аңлатылды. Сатучыларның игътибарын сатыла торган товарларның яраклылык срокларын контрольдә тотуны көчәйтүгә һәм товарларны саклау шартларын үтәүгә юнәлттеләр.
Чара ахырында Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә файдалы мәгълүмат тупланган буклетлар һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасы таратылды.