Яшь кулланучылар белән чара үткәрделәр

2024 елның 18 сентябре, чәршәмбе

Үзәкләштерелгән китапханә системасында Азнакай шәһәренең 7нче мәктәбенең 5нче сыйныф укучылары өчен чара узды. Анда «Без - яшь сатып алучылар, экспертлар, кулланучылар» темасына сөйләштеләр.

Чара барышында «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы нормалары, ваклап сату-алу килешүе буенча товарлар сату кагыйдәләре һәм халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү кагыйдәләренең кайбер нигезләмәләре каралды, кызыксындырган сорауларга җаваплар бирелде.

Укучыларга һәм китапханә хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан эшләнгән төрле темаларга буклетлар рәвешендә басма продукция таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International