Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районының Яңа Арыш авыл җирлегендә кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итте.
Чарада катнашучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алды:
- сатып алынган товарларның сыйфаты турында,
- товарларны гарантия срогы чорында да, гарантия срогы беткәч тә кайтару сроклары турында,
- икмәк-күмәч эшләнмәләренә һәм сөт продуктларына сәүдә өстәмәләре турында,
- кире кайтарылырга яисә алыштырылырга тиеш булмаган тиешле сыйфатлы товарлар турында,
- алкоголь продукциясен сату вакытын чикләү турында.
Күчмә кабул итү вакытында сәүдә өлкәсендәге мәсьәләләр, атап әйткәндә, сыйфатсыз товарларны сату һәм төрле хәлләрдә аларны чишү юллары турында сүз барды. «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 07 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законы нигезләмәләре, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре һәм башкалар нигезендә аңлатмалар бирелде.
Чара барышында «Вестник потребителя Татарстана» газетасы, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе территориаль органнарының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлекләре адреслары һәм телефоннары белән товарлар һәм хезмәтләр турында төрле мәгълүматлы брошюралар һәм буклетлар таратылды.