2024 елның 18 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Ләйсән Абдуллин Арча районының Смак-Корса авылында гражданнарны кабул иттеләр.
Күчмә кабул итү барышында сыйфатсыз товарлар сатып алуга һәм аларда җитешсезлекләр табылуга бәйле мәсьәләләр һәм сыйфатлы товарларны алмаштыру сроклары каралды. Катнашучыларга товар һәм сатучы турында нинди мәгълүмат бирелергә тиешлегеа, төрле конфликтлы ситуацияләрдә үзләрен ничек якларга кирәклеге, мошенниклар гамәлләреннән ничек сакланырга кирәклеге турында җентекләп сөйләделәр. Кулланучылар базарында еш очрый торган ситуацияләрне конкрет мисалларда тикшерделәр.
Халыкның кулланучылар грамоталылыгын киңәйтү өчен, файдалы мәгълүмат белән брошюралар һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасы таратылды.