20 һәм 21 сентябрьдә Казанда алкоголь продукциясен сатуны өлешчә чикләячәкләр

2024 елның 20 сентябре, җомга

Куркынычсызлык максатларында 2024 елның 20-21 сентябрендә Казанда «Рубин» (Казан шәһәре) - «ЦСКА» (Мәскәү шәһәре) командалары арасында Россия Премьер – лигасы футбол матчын үткәргәндә, Казан аренасыннан бер чакрым радиустагы сәүдә объектларында алкоголь продукциясен ваклап сату рөхсәт ителми. Чикләүләр шулай ук Астрономия, Бауман, Кави Нәҗми, Муса Җәлил, Профсоюз, Университет, Чернышевский урамнарында да гамәлдә булачак, җәмәгать туклануы хезмәтләрен күрсәткәндә алкоголь продукциясен ваклап сатудан тыш.

Бу көннәрдә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе һәм хокук саклау органнары хезмәткәрләре алкоголь продукциясен сатуны тыю мәсьәләсе буенча сәүдә объектларына мониторинг ясаячак.

Билгеләнгән тыюны бозган өчен гаепле затлар (сатучы, вазыйфаи зат, шәхси эшмәкәр, юридик зат) административ җаваплылыкка тартылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International