Тартып алынган продукцияне юкка чыгару өчен чираттагы тапшыру булды

2024 елның 20 сентябре, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органында «Росспиртпром» АҖ вәкиленә бер ел эчендә икенче тапкыр 122,68 литр күләмендә алкоголь һәм спиртлы продукцияне тапшыру булды, бу продукция буенча судлар конфискацияләү турында карар кабул итте. Шуларның 36,1 литры спиртлы сыеклык - «фанфуриклар» һәм 86,58 литры сыра.

Продукцияне юкка чыгару Иваново өлкәсенең Гаврилово-Посадск районында башкарылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International