Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча лекция уздырдылар

2024 елның 23 сентябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органында әйдәүче белгеч-эксперты Наталья Платонова Лениногорск шәһәре Башкарма комитетының икътисад бүлеге әйдәүче белгече Гүзәл Хәйруллина белән берлектә Россия Герое Д. Н.Исламов исемендәге 6 нчы мәктәпнең 6 нчы сыйныф укучылары өчен кулланучылар хокукларын яклау буенча лекция үткәрделәр.

Хезмәткәрләр укучылар белән бергә законның төп нигезләрен тикшерделәр:

- кулланучы, җитештерүче, сатучы кем ул;

- товарның яраклылык һәм хезмәт итү сроклары;

- кулланучыларның төп хокуклары;

- гамәлдәге законнар өлкәсендә үз хокукларыңны яклауны сорап кая мөрәҗәгать итәргә.

Дәрес тәмамлангач, белгечләр укучылар өчен тематик брошюралар тараттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International