Олы Әтнә авылында мәгълүмати чара уздырдылар

2024 елның 24 сентябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре Әтнә районында шәхси эшмәкәр  Гыйниятов М.Х. сәүдә объекты сатучылары өчен мәгълүмати чара үткәрделәр.

Кулланучылар хокукларын яклау турындагы закон нормаларын, сәүдә кагыйдәләрен сатучыларга җиткерү – чараның максатчан юнәлеше булып тора. Кулланучының дәгъваларын, аларны канәгатьләндерү срокларын карау белән бәйле мәсьәләләр турында фикер алыштылар, кулланучылар белән мөмкин булган конфликтлы хәлләр мисалларын карадылар. Чара барышында Кулланучылар хокукларын яклау, сатып алучылар өчен мәгълүмат стенды булдыру өлкәсенә кагылышлы истәлекләр таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International