Бүген структур бүлекчәләр башлыклары 2024 елның 9 аендагы эш йомгаклары буенча айлык хисап киңәшмәсе уздырдылар. Чарада катнашучыларны Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов сәламләде.
Җитәкче урынбасары Рөстәм Арсланов Татарстан Республикасының алкоголь базарына дәүләт контролен гамәлгә ашыру чаралары турында сөйләде.
Аннары территориаль органнар тарафыннан штрафларны түләтү буенча башкарыла торган эшләр һәм суд практикасы мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.