«Садовник» кибетендә чара уздырдылар

2024 елның 26 сентябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы әйдәп баручы белгеч-эксперты Флорит Минһаҗев Актаныш авылындагы «Садовник» кибетендә сатып алучылар өчен уку семинары үткәрде. Монда орлыклар, үсентеләр, агрохимикатлар сатыла. Әңгәмә барышында кулланучыларга «Кулланучылар хокукларын яклау турында»1992 елның 07 февралендәге 2300-1 номерлы РФ Законының маддәләре аңлатылды. Тыңлаучылар тиешле сыйфатлы,  зурлыгы, формасы, габариты, фасоны, төсе яки комплектлашуы буенча туры килмәгән кире кайтарылырга яисә шундый ук товарга алыштырылырга тиешле азык-төлек булмаган товарлар исемлеге белән кызыксынып таныштылар (РФ Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы карары белән расланган). Бу исемлеккә шулай ук алмаштырырга да, кайтарырга да ярамаган үсемлекләр, орлыклар һәм агрохимикатлар керә.

Чара ахырында Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә файдалы мәгълүмат тупланган буклетлар һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасы таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International