Балык Бистәсе районында мәгълүмати тәэмин итү турында

2024 елның 27 сентябре, җомга

Заманча мәгълүмати тәэмин итү Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге эшчәнлегенең мөһим юнәлешләреннән берсе булып тора.

Кулланучылар хокукларын яклау буенча системалы, комплекслы эш федераль башкарма хакимият органнарының, Россия Федерациясе субъектларының башкарма хакимият органнарының, иҗтимагый оешмаларның һәм җирле үзидарә органнарының тыгыз хезмәттәшлегендә генә төзелергә мөмкин.

Муниципаль дәрәҗәдә эшләп килүче кулланучылар хокукларын яклауның мөһим элементы булып халыкка аеруча якын булган җирле үзидарә органнары тора.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре Балык Бистәсе муниципаль районы Башкарма комитеты хезмәткәрләре өчен кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә кулланучылар грамоталылыгын арттыру максатында чара үткәрде.

Халыкка тарату өчен буклетлар тапшырылдв, чөнки алар халык белән мәгълүмати-аңлату эшенең нәтиҗәле формасы булып тора. Белешмә - мәгълүмат материаллары тар юнәлешле, рекомендация характерында була һәм кулланучыга тиз арада үз хокукларын яклау өлкәсендә кирәкле мәгълүмат алырга мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International