Юнәлеш - кулланучылар грамоталылыгын арттыруга

2024 елның 1 октябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре үсеп килүче яшьләр арасында куллану грамоталылыгын арттыруга юнәлеш ала. Белгечләр Түбән Кама районының Пушкин исемендәге 3 нче лицееның 5 нче һәм 10 нчы сыйныф укучылары белән очрашуда булдылар. Дәүләт органы вәкилләре кулланучылар хокукларын яклау темасына кызыклы һәм эчтәлекле материал тәкъдим иттеләр. Балалар зур кызыксыну белән тыңладылар һәм викторина сорауларына җаваплар бирделәр. 10 нчы сыйныфлар өчен мондый формат бик тә урынлы булды, чөнки бу көннәрдә «Кулланучылар хокукларын яклау» темасына тест биремен үтәү рәвешендә республика олимпиадасының беренче (сайлап алу) этабы уза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International