Бүген «Московский» мәдәният үзәгендә Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм чарасы узды. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов Республика Рәисе исеменнән Киров һәм Мәскәү районнары пенсионерларын бәйрәм белән котлады һәм аларга озын бәхетле гомер теләде. Иң актив кешеләр район башлыгы исеменнән Мактау грамоталары алдылар. Бәйрәм концерт һәм бүләкләр тапшыру белән дәвам итте.