ЯҢАЛЫКЛАР


2
октябрь, 2024 ел
чәршәмбе

Өлкәннәр бәйрәме халыкара дәрәҗәгә 1990 елның 14 декабрендә чыкты, ул көнне Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль Ассамблеясе 1 октябрьне Халыкара өлкәннәр көне дип игълан иткән резолюция кабул итте. Россиядә Өлкәннәр көнен 1992 елдан бирле билгеләп үтәләр.

Тэги: Халыкара өлкәннәр көне

Өлкәннәр көне - зирәклек һәм игелек бәйрәме. Бу көнне без өлкән буын кешеләренә иң җылы рәхмәт, хөрмәт сүзләре әйтәбез, хезмәт коллективлары үзләренең пенсионерларын хөрмәтлиләр. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы коллективы да читтә калмады. Без чын күңелдән үзебезнең пенсионерларны бәйрәм белән котладык - территориаль органның элеккеге башлыгы Әсхәт Сәлахиевны, консультант Елезавета Заворохинаны, әйдәп баручы белгеч-эксперт Розалия Кадырованы.

Тэги: Халыкара өлкәннәр көне

1
октябрь, 2024 ел
сишәмбе

Бүген «Московский» мәдәният үзәгендә Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм чарасы узды. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов Республика Рәисе исеменнән Киров һәм Мәскәү районнары пенсионерларын бәйрәм белән котлады һәм аларга озын бәхетле гомер теләде. 

Тэги: Халыкара өлкәннәр көне

Кадерле ветераннарыбыз, хөрмәтле коллегаларыбыз!

Сезне Халыкара өлкәннәр көне белән котлыйм!

Бу бәйрәм - сезнең хезмәтегезгә, белемегезгә һәм тәҗрибәгезгә хөрмәт бәйрәме. Сез – безнең горурлыгыбыз һәм байлыгыбыз. Сезнең ярдәм белән без тынычлыкта һәм татулыкта яшәргә, сезнең хезмәт җимешләреннән ләззәт алырга мөмкинлек алабыз. Сезнең зирәклегегез, игелегегез һәм кайгыртучанлыгыгыз барыбыз өчен дә үрнәк булып тора.

Сезгә нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим. Сезнең һәр көнегез шатлык һәм бәхет белән тулы булсын. Безнең инспекция һәм тулаем җәмгыять өчен куйган хезмәтегез өчен рәхмәт.

Без сезне һәм сезнең безнең уртак эшебездә катнашуыгызны югары бәялибез.

Иң изге теләкләр белән Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов.

Тэги: Халыкара өлкәннәр көне

9
октябрь, 2020 ел
җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Яр Чаллы шәһәренең «Хезмәт ветераннары өчен Пансионат» МАУ ял итүчеләрне котлауда катнашты. «Игелек, җылылык һәм хөрмәт көне»  бәйрәм итү декадасында пансионатта «Эврика» КҮ артистлары, хакимият вәкилләре һәм Яр Чаллы шәһәре ветераннар советы вәкилләре катнашында зур бәйрәм чарасы оештырылды.

Тэги: Халыкара өлкәннәр көне

8
октябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны устерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре «Забота» үзәгендә ял итүчеләр белән очрашу үткәрде. Өлкәннәр көне декадасы кысаларында белгечләр барлык катнашучыларны көзге бәйрәм белән котладылар

Тэги: Халыкара өлкәннәр көне

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International