Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы үз пенсионерларын бәйрәм белән котлады

2025 елның 2 октябре, пәнҗешәмбе

Өлкәннәр көне - өлкән буынны хөрмәт итү һәм кайгырту бәйрәме. Бу көнне хезмәт коллективлары үзләренең пенсионерларын хөрмәтлиләр. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы коллективы да читтә калмады, алар үз пенсионерларын - территориаль органның элеккеге җитәкчесе булып эшләгән Сәләхиев Әсхәт Афтах улын, консультант булган Заворохина Елизавета Александровнаны, әйдәп баручы белгеч-эксперт булып эшләп киткән Кадырова Рузәлия Шәймулла кызын бәйрәм белән котладылар.

Очрашу барышында пенсионерларга җылы котлаулар, шулай ук нык сәламәтлек, иминлек һәм бәхет теләү яңгырады.  Элеккеге хезмәттәшләр белән бергә эшләгән чорларны искә төшерделәр, тормыш хәлләре турында фикер алыштылар.

Инспекция җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов исеменнән пенсионерлар Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе оешуга 30 ел тулуга багышланган тантаналы чарага чакырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International